Татарча сценарийлар тамадага юбилей

Dating > Татарча сценарийлар тамадага юбилей

Download links:Татарча сценарийлар тамадага юбилейТатарча сценарийлар тамадага юбилей

Ведущая: — Наши гости дорогие вы плясали от души, посмотрите, здесь подарки, тоже очень хороши. Түп-түгәрәк булсын тормышыгыз, Юлларыгыз гөлгә күмелсен. Синең кебек беркем яраталмый, Оныкларың: Айгөл, Гөлназны.

Икесе дә тешләп алганнан соң, тешләгән урыннарының зурлыгын чагыштырып карыйлар. Кайбер уйланмаган эшләребез Йөзегезгә кызыл яккандыр. Уен ахрына Капитан чыга. Син үз бәхетеңне үзең тудырып, иреңә, балаларыңа, туганнарыңа өлеш чыгардың. Аны тамашачылар да яхшы белә. Әллә ул да җырларга итә инде.

Аны Беренче матрос куып җитә. Киләчәгең җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын. Кәләш шырпыны чыгарган саен үзенең сөйгән хәләл җефетен нинди ризыклар белән сыйлыячагын әйтергә тиеш. Никак нет, иптәш капитан!

Сценарий Юбилея на татарском языке - Рәсми бәйрәмнәр арасында юбилейлар да булып тора — җитешеп кенә өлгер.

Юбилейлар өчен сценарий Алып баручы: Кадерле укытучылар, укучылар, килгән кунаклар! Җилдәй җитез узып киткән гомер, Күпме юллар сизми узылган. Якты хатирәләр юл буена Гүя маяклар күк сузылган. Кайсы елның кайсы көне генә, Түгел микән сагынып сөйләрлек. Юбилярның кыскача биографиясе сөйләнә. Бу тормышның озын юлларыннан Атладың да , һаман атладың; Кеше дигән, укытучы дигән Исемеңне горур сакладың. Юбилярның уңышлары әйтелә Алып баручы: Укытучы метеор шикелле ул, Уттай янып үтә гомерен. Адым саен ул кабыза бара Нәни дусларының күңелен. Аның гомере шул тауларда булыр Укытучы эше — үлемсез. Котлау өчен сүз мәктәп директорына бирелә. Алып баручы: Бу дөньяда иң кыйммәтле нәрсә — кеше гомере. Әле яңа гына мин яшим дип дөньяга аваз саласың, кай арада инде аккан судай гомер үзенең олылыгын дистәләгән еллар белән билгели. Кечкенә чакта һәр туган көнне шатлык-сөенечләр белән көтеп аласың, тизрәк үсәсе, зур буласы килә. Ә еллар узган саен адәм баласы үзенең туган көннәрен сабыррак каршы ала башлый. Артка борылып караган саен узган гомер юллары, истәлекләре күз алдына килә. Узган еллар, үтелгән юллар заяга узмаганлыгы, гомер көзләренә кергәндә җимешләр инде өлгергәнме — менә шуларны әкрен генә барлый башлыйсың. Хатын — кыз бу чорда алдын — артын уйлап акыл белән эш итә, җиде кат үлчәп бер кат кисә. Сезнең менә шундый матур чорыгыз! Һәрвакыт шулай киң күңелле, ярдәмчел, иҗади эшләүче укытучы булып калыгыз. Үтеп барган еллар йөзләреңә Тирән буразналар сызмаган. Табигатең синең һаман да яшь, Әйтерсең лә синдә тылсым бар. Тезләндере кебек тоелса да, Җиңә белдең син бу алышта. Саулык, бәхет янәшәңдә булып, Җитсәң иде олуг йөзеңә. Котлау өчен сүз ата-аналар комитеты председателенә бирелә. Ачуланма инде, Узган елларыңны барлыйбыз. Бераз көнләшеп тә, сокланып та Яратып та Сезгә карыйбыз. Котлау өчен сүз профком рәисенә бирелә Алып баручы. Япь-яшь апа идең, еллар, еллар... Төннәр буе дәфтәр тикшерүләр, Кеше булсыннар дип йөрүләр. Котлау өчен сүз юбилярның чордашы-хезмәттәшенә бирелә Алып баручы. Сабыр да Сез, гади, кешелекле, Кылган эшең — бары изгелек. Шатлыкларда үтсен синең көннәр Бәхетләрең булсын гомерлек. Һәрчак сиңа ярдәмгә килерлек Хезмәттәшләрең барын онытма. Котлау өчен сүз юбилярның хезмәттәшенә бирелә Алып баручы. Ярты гасыр күп тә сыман, юк та сыман. Синең гомердә тормышыңның әллә нинди вакытлары булды. Менә дигән ана булдың. Кешене бәхет тудырмый, бәхетне кеше үзе ясый. Син үз бәхетеңне үзең тудырып, иреңә, балаларыңа, туганнарыңа өлеш чыгардың. Киләчәктә дә ул хәзинәңнең чишмәсе саекмасын, балаларың берсе-берсе 10 егеткә торсын, күзле-башлы булып, үзеңнеке кебек тату тормыш корсын. Өең шулай элеккечә нурга чумсын. Котлау өчен сүз юбилярның якын туганнарына бирелә. Алып баручы Аккан сулар кебек еллар үтә, Һич туктатып булмый вакытны. Һәр ел саен туган көннәр уза Якынайтып безгә картлыкны. Котлау өчен сүз мәктәпнең элеккеге укучыларына бирелә Алып баручы. Түп-түгәрәк булсын тормышыгыз, Юлларыгыз гөлгә күмелсен. Сезнең өчен нәни шатлыклар да Бәхет булып яфрак ярсыннар. Менә килеп каршыгызга бастык, Иңнәребез шактый ныгыды, Мәктәптәге һәрбер көнебез Сезнең белән бергә узылды. Тормыш юлларына үзебезгә Яңа эзләр салып китәрбез. Шатлыкта да, авыр чакларда да Һаман Сезнең белән киңәшер. Кайбер уйланмаган эшләребез Йөзегезгә кызыл яккандыр. Без әле дә Сезне якын итеп, Үзебезнең апа диябез. Озак еллар сау-сәламәт булып Яшен булып күкрәп яшьнәгез. Сезнең өчен бүгенге көн гаять шатлыклы да һәм бераз гына, бәлки, сагышлы да. Йөзләреңдә нур уйнап торганда Сезнең өчен ул гомерегезнең бер җәе генә. Әле аның көзе дә, кышы да, кабат әбиләр чуагы да булыр. Шушы изге минутларда яшәү дәфтәрегезгә озын, тыныч гомер язылсын, бүгенге ихлас теләкләр барсы да кабул булсыннар. Котлау өчен сүз юбилярның хезмәттәшләренә бирелә. Кабул ит син безнең ихлас теләкләрне, Сәламәт бул, рухың һәрчак көчле булсын, Шатландырып, җилкендереп йөрәкләрне Күңелеңдә бәхет хисе ташып торсын! Һәр яңа көн сине кабат сөендерсен, Уңышларның яңаларын алып килсен! Юбилярны котлап җыр башкарыла. Алып баручы: Чын күңелдән Сезне тәбриклибез, Котлы булсын туган көнегез. Куанычтан —куанычка атлап, Шатлык чәчеп, бәхет игегез! Бәхетләрдән-бәхетләргә генә Алып барсын йөргән юлыгыз. Пушкин, Есениннар җырлаган Хисләр белән Сез дә янасыз; Бөек рус теленә мәхәббәтне Күңелләргә безнең саласыз. Сәламәтлек Сезне ташламасын Авырлыклар бер дә килмәсен. Җыр башкарыла Укучылар котлавы. Муеннан гашыйк һәр бала, Аның бай белеменә. Тыйнак та, бик ягымлы да, Булдыклы да, өлгер дә. Тапкырлыгына, белеменә Исең китәрлек итеп. Рәхмәт әйтеп башны иябез. Алып баручы: 50 яшең килеп ишек каккач, Мендем димә яшьнең түренә, Күңелеңдә калсын яз чуагы, Гомер үтә диеп сүрелмә.

Last updated